Әлегә баш биттә материаллар юк.
Әлегә баш биттә материаллар юк.
Җикәнба́ш (Typha), җикәнбашчалар семьялыгыннан күпьеллык үсемлекләр ыругы. 20 гә якын төре билгеле, күбесенчә Евразиядә таралган. Татарстан территориясендә 4 төре үсә. Тар яфраклы җикәнбаш (T. angustifolia) һәм киң яфраклы җикәнбаш (T. latifolia) барлык районнарда да очрый. Күк җикәнбаш (T. glauca), Лаксманн җикәнбаш (T. laxmannii) - сирәк төрләр. Агымсыз һәм акрын агучы сулык ярлары буенда, сазлыкларда үсә. 80-200 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы озын, шуышма. Сабагы юан, цилиндрсыман, буыннары юк, төбе суганчасыман юанаеп тора. Яфраклары киң яки тар кыяксыман, озын, сабак төбендә урнашкан. Чәчәкләре бер җенесле, чәчәк тирәлеге юк, сабак очында кара-көрән хәтфә цилиндрсыман куе чәчәк төркемендә - чәкәндә урнашканнар. Җимеше - чикләвекчек. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре көзен өлгерә һәм җил, су белән тарала. Яфракларыннан кәрзин үрәләр. Крахмалга бай тамырчасы ондатра, җофар, саз кондызы өчен кыйммәтле азык; бактерицид, антисептик үзлекләргә ия, кан туктату чарасы буларак кулланыла. җикәнбаш суларны зарарлы кушылмалардан чистарта.
Башка мәкаләләр:
ДӘҮЛИ (Дәүләтшин) Нәби (Нәбиулла) Хәсән... (01.06.1910) |
|
БӘШИРОВ Гомәр Бәшир улы (07.01.1901) |
|
ДУМАВИ (19.05.1883) |
|
БАШКИРОВ Алексей Иванович (24.07.1915) |
|
ГАЙНЕТДИНОВ Вячеслав Кәрибулла улы (06.11.1947) |
|
ГОРЯЧЕВ Алексей Андреевич (17.03.1917) |
|
БАШТАНЮК Геннадий Сергеевич (22.10.1949) |
Әхмәтҗа́нов Әшрәф Госман улы (12.3.1927, Башкортстан АССР, Дәүләкән районы Яңа Мерәс авылы- 16.12.1986, Дәһли; Мәскәүдә җирләнгән), халыкара сәясәт журналисты, тарих фәннәре кандидаты (1969).
Г. Утыз Имәни нәселеннән. Бөек Ватан сугышында катнаша. Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1956), СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында фәнни хезмәткәр. 1958-60 елларда Бхилаи (Һиндстан) металлургия комбинатында урду һәм һинд телләреннән тәрҗемәче. 1963-68 дә «Азия и Африка сегодня» журналында (Мәскәү) эшли.
Шәхесләр:
Габдулла Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» шигырен казакъ теленә Галимов Әкрам Миңнегали улы тәрҗемә итә. |
Чаллыда бала тудыру йорты интерьерын нәкышьче Абызгилдин Абрек Әмир улы бизәгән. |
Азнакайга 18 йөзнең 1 нче яртысында нигез салына. 1920 гә кадәр Азнакай Самара губернасы Бөгелмә өязенең Азнакай волосте үзәге була. |
19 йөз ахыры - 20 йөз башында Казан халкы җәй айларында Аргы Кабан күле яры буенда урнашкан "Аркадия" бакчасында ял итә торган булган. |
"Аккош күле"нең мәйданы - 3684 га. Урман паркы көнбатыштан көнчыгышка таба 13 км га, төньяктан көньякка таба 2-5 км га сузыла. |
Гариф Ахунов Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә "Хәзинә" романы һәм "Чикләвек төше" повесте өчен лаек була (1973). |