Төркиядә XXV Универсиада кышкы уеннары старт алды
Россия Федерациясе XXV Универсиада кышкы уеннарында иң күп спортчы белән катнашучы ил буларак игътибар үзәгендә
(Истанбул, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Эрзурумда XXV Универсиада кышкы уеннарының ачылыш тантанасы булды. 21 мең кешелек Җемаль Гүрсәл исеменедәге стадионда 58 илнең 3 меңгә якын спортчысы, илләренең байраклары белән халыкны сәламләп, стадион буенча әйләнеп үттеләр. Россия Федерациясе 257 кеше белән килгән иң зур төркем буларак игълан ителде. Билгеле булганча, бәйгеләрдә Россиядән 176 спортчы көч сынашачак, аларның 24сен татарстанлылар тәшкил итә.
Ачылыш тантанасында Төркия президенты, премьер-министр, парламент җитәкчесе һәм башка дәүләт эшлеклеләре катнашты. Алар кунакларны сәламләп, кыскача нотык белән чыктылар. Иң ахырдан Бөтендөнья Халыкара Университет Спортлары Федерациясе (FISU) Башкарма комитеты рәисе George Killian чыгыш ясады.
Универсиада факеле Төркиянең дөнья чемпионнары Кенан Совуоглу, Сәлчүк Чәби, Нәслихан Дарнәл һәм Гизәм Гиришмән тарафыннан кабызылды.
Төркия Универсиада уеннарын икенче мәртәбә оештыра. Ул һәм кыш, һәм җәй уеннары үткән алтынчы ил буларак тарихка кереп калачак. 2005 елда Австриядә узган универсиадага дөньяның 50 иле катнашуы һәм 2007 елда Италиядә оештырылган универсиада уеннарында 2,5 мең спортчының ярышуы рекорд дип бәяләнсә, Эрзурумда уза торган XXV Универсиада кышкы уеннары иң күп илнең катнашуы белән дә, иң күп спортчы ярышуы белән дә аларны узып китте.
Төркия иң күп спортчы белән катнашучы ил буларак икенче урында, кышкы уеннарда бу илне 153 спортчы тәмсил итә.
Написать комментарий