Эрзурум шәһәрендә XXV Универсиада кышкы уеннары тәмамланды
Универсиада -2011 татар тарихына түбән камалы чибәр татар кызы, чаңгычы Алия Иксанованың зур җиңүләре белән кереп калачак
(Истанбул, 7 февраль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Төркиянең Эрзурум шәһәрендә оештырылган XXV Универсиада кышкы уеннары тәмамланды. Ул Россия Федерациясе спортчыларының тиңе булмаган җиңүләре белән төгәлләнде. Бу бәйгеләрдә РФ ярышчылары 14 - алтын, 14 - көмеш, 10 бронза медаль яулап, универсиаданың алдынгылары булдылар.
Ябылыш тантанасы Төркия милли гимны белән башланып китте. Ике башлы бөркет-талисман, кулында универсиада байрагы тотып, стадионга кергәч, артыннан үз дәүләт байраклары белән спортчылар, халыкны сәламләп, стадионны урап уздылар.
Чарага Төркия дәүләт министры Фарук Нафыз Өзак, Сәламәтлек саклау министры Рәҗәп Акдаг, Мәдәният һәм туризм министры Эртугул Гүнәй, халык депутатлары, җирле хакимият вәкилләре катнашты.
Бөтендөнья Халыкара Университет Спортлары Федерациясе (FISU) Башкарма комитеты рәисе George Killian чыгышында Эрзурумның киләчәктә спорт мәркәзе хәленә киләчәген белдереп: "2017, 2019, 2021 нче алларда булачак кышкы уеннарны да биредә уздырырга мөмкин", - диде.
Универсиада-2011 кышкы уеннарның гомумкоординаторы Бәкир Коркмазның соңгы нәтиҗәләрне ачыклавы буенча, Бөтендөнья университетлар арасы кышкы олимпиадага 52 илнең 2 700 спортчысы 11 төр бәйгедә көч сынашканнар. 116 - халыкара, 580 төрек судьясы һәм техник хезмәткәрләре катнашкан 11 көнлек бу чарада 2 400 югары дәрәҗәле кунакның (VIP) ярышларны тамаша итүе билгеле. Чараларга 85 табиб, 220 медицина хезмәткәре 20 ашыгыч ярдәм машинасы белән 60 кешелек төркемнәр хәлендә саулык ярдәме күрсәткән. Аеруча 15 кешелек гадәттән тыш хәлләрдә коткару төркеме эшләгән. Ике атна дәвамында иминлекне 3 450 полицийский хезмәткәре саклаган. Кышкы уеннарны оештыруда 441 персонал, 2 200 волонтер хезмәт куйган. Универсиада-2011 уеннарын оештыруга җәмгысе 68 миллион 842 мең 427 евро күләмендә акча тотылган. Чарага башлыча Coca-Cola, Istikbal, Colins, Intersport, Türk Hava Yolları, Türk Telekom, Ziraat Bankası, Çay-Kur кебек 13 фирма һәм оешма игәнәче булганнар.
Саубуллашу чыгышын Төркия дәүләт министры Фарук Нафыз Өзак: "Киләсе кышкы уеннарда кабаттан очрашканчыга чаклы сау булыгыз", - дип тәмамлады.
Бүген Россия Федерациясе җыелма командасы кичке сәгатьләрдә туган илгә кайтып китәчәк. Аларны Мәскәү аэропортында тантаналы каршылау көтә. Эрзурум шәһәрендә оештырылган XXV Универсиада кышкы уеннары татар халкы тарихына Түбән Камадан килгән чибәр татар кызы Алия Иксанованың зур уңышлары белән кереп калыр, мөгаен.
1
Написать комментарий