(Go: >> BACK << -|- >> HOME <<)

Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә чуалышлар башка шәһәрләргә дә күчте


Британиядә чуалышлар башка шәһәрләргә дә күчте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00
йөкләү

Өч көн элек Лондонның Тоттенһэм районында башланган яндыру һәм талаулар сишәмбегә каршы төндә башкаланың тагын берничә районына, шулай ук Бирминһем, Бристол һәм Ливерпул шәһәрләренә дә күчте. (Reuters видеосы)

Британия хакимияте чуалышларны туктатырга вәгъдә итә. Лондонны саклаучы полиция көчләре өчләтә арттырыла.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон хакимият Лондонда һәм илнең башка шәһәрләрендә тәртип урнаштыру өчен барысын да эшләячәк дип белдерде.

Дэвид Кэмерон полиция җитәкчелеге белән очраша
Бүген тәртип саклау оешмалары белән ашыгыч киңәшмә үткәргән Кэмерон әйтүенчә әйтүенчә бүген кич үк Лондон урамнарын саклаучы полиция хезмәткәрләре саны өч мәртәбә арттырылып 16 меңгә кадәр җиткерерәләчәк һәм алар кыюрак эш итәчәк.

Лондонның Кройдон районында чуалышларда яраланган 26 яшьлек бер кеше үлде. Бу әлеге чуалышларның беренче корбаны.

Британия эчке эшләр министры Тереза Мэй әйтүенчә, соңгы ике көндә Британиядәге чуалышларда катнашкан 450-ләп кеше кулга алынган. Бәрелешләрдә 30-дан артык полиция хезмәткәренең яралануы хәбәр ителә.

Өч көн элек Лондонның Тоттенһэм районында башланган яндыру һәм талаулар сишәмбегә каршы төндә башкаланың тагын берничә районына, шулай ук Бирминһем, Бристол һәм Ливерпул шәһәрләренә дә күчте.

Лондонда яндырылган йортларның берсе

Битләре капланган агрессив яшьләр төркемнәре биналарга ут төртә, кибетләрне талый, полиция белән бәрелешә. Полициянең тәртип урнаштыра алачагына шикләнүчеләр арта бара.

Лондонда полиция көчләре узган төндә үк бераз ныгытылды. Анда урамнарга 6 меңнән артык полиция хезмәткәре чыгарылды. Вәзгыять аеруча авыр булган районнарга ныгытылган хәрби машиналар җибәрелде.

Әмма узган төндә Лондонның кайбер өлешләрендә әлеге төркемнәргә каршылык күрсәтүчеләр булмады. Алар кибеләрне талады, хәтта кайбер фатирларга да бәреп керде. Ресторан һәм кибетләр талаудан куркып вакытыннан алдарак ябылды.

Лондонда күпләрне ни өчен тәртип сакларга күбрәк полиция хезмәткәре чыгарылмый дигән сорау борчый. Кайберәүләр төнлә коммендант сәгате кертергә, кайберәүләр су сиптергечләре кулланырга һәм хәтта башкалага гаскәр кертергә чакыра.

Тереза Мэй
Эчке эшләр министры Мэйның полиция хезмәткәрләренә эш хакын киметү һәм Лондон урамнарындагы тәртип саклаучылар санын кыскарту планнары аеруча каты тәнкыйтьләнә.

Былтыр Мэй мондый киметүләр Лондон урамнарында көч куллануның артуына китермәячәк дигән иде.

Саклану министры бүген дә полициянең тәртип урнаштырырга барлык мөмкинлекләре бар дип ышандырды.

“Полициянең бу хәлгә чаралар күрү өчен барлык мөмкинлекләре дә бар. Мин алар белән бу турыда сөйләшергә җыенам”, - диде Мэй.

Британия шәһәрләрендәге чуалышлар сәбәпле атнакич Британия парламенты да җәйге ялын өзеп махсус утырышка җыелачак.

Чәршәмбе көнне Лондонда үтәргә тиеш булган Англия һәм Нидерланд җыелма такымнары арасындагы футбол матчы чуалышлар сәбәпле үткәрелмәячәк.

Көч куллану узган шимбә кичендә Лондонның төньягында аз керемле төрле милләр вәкилләре яшәгән Тоттенһэм шәһәрендә башланып китте. Анда җыелган кешеләр дүрт бала атасы, 29 яшьлек Марк Даггенның полиция тарафыннан атып үтерелүенә ризасызлык җыены үткәрде. Дагген узган атнакич бәхәсле шартларда атып үтерелгән.

Әлеге бәрелешләр башланганнан соң, кайберәүләр илдә социаль киеренкелекнең артуы төп сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин дип белдерде. Хөкүмәт авыр хәлдәге хосусый банкларны коткару өчен миллиардларча доллар биргәннән соң бюджет дефицитын киметү өчен 2015 елга кадәр социаль чыгымнарны 130 миллиард долларга кыскартырга карар иткән иде.
XS
SM
MD
LG