(Go: >> BACK << -|- >> HOME <<)

Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко җиде ел төрмәгә хөкем ителде [видео]


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко
Киев мәхкәмәсе Украина экс-премьеры Юлия Тимошенконы 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вакаләтләренең кысаларыннан чыгуда гаепләде.

Хөкемдар Родион Киреев сүзләренә караганда, Тимошенко әлеге гамәле белән "Нафтогаз Украины" нефть ширкәтенә 200 миллион долларлык зыян китергән.

Тимошенкога 7 елга иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде.

Хөкем итү карары игълан ителгәндә Тимошенко хөкемдар Родион Киреев белән бәхәскә керде. «Әлеге карары белән Киреев Украинадан иреген тартып алды», - диде экс-премьер.

Киев урамнарында вазгыять карар игълан ителә башлаганчы ук кыза башлады. Мәхкәмә бинасын Тимошенко яклылар һәм аңа каршы чыгучылар уратып алды.

Вакыт-вакыт милиция хезмәткәрләре белән вак бәрелешләр килеп чыга иде. Берничә кеше тоткарланды.

Тимошенко тарафдарлары белән полиция арасында чуалышлар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG