(Go: >> BACK << -|- >> HOME <<)

Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша бүген яңа парламентны сайлый


Польша премьеры Доналд Туск
Польша премьеры Доналд Туск
Польшада бүген парламент сайлаулары үтә. Анда 460 Сейм депутаты һәм 100 сенатор сайланачак. Парламентка керү мөмкинлеге биш сәяси фиркадә бар. Моны халык фикерен белешү нәтиҗәләре күрсәтә.

Беренче чиратта сүз хакимияттәге “Ватандашлар платформы” исемле либераль фирка турында бара. Аны Польшаның хәзерге премьеры Доналд Туск җитәкли. "Ватандашлар"ның көндәше оппозициядәге “Хокук һәм гаделлек” фиркасе. Аның башлыгы - Ярослав Качиньски. Бу ике фирканең һәрберсен халыкның якынча 30 проценты яклый.

Сораштырулар шулай ук полякларның уннан берсе элеккеге коммунистлар өчен тавыш бирәчәген күрсәтте. Алар хәзер Сул демократлар берлеге исеме астында эшли.
XS
SM
MD
LG