21 июньгә каршы төндә Мәскәүдән Карелия башкаласы Петрозаводскига юл тоткан очкыч казасында 44 кеше һәлак булды. Аларның җидесе балалар иде.
Мәскәүнең Домодедово һава аланыннан юлга чыккан очкычта 52 юлчы булган. Аларның сигезе, шул санда бер кечкенә бала каты яраланып хастаханәгә салынды.
Казаның сәбәбе Петрозаводски һава аланында очкыч юлларының утлары сүнгән булу ихтималы, дип фаразлана. Карелия башкаласында узган төндә томан һәм яңгыр булган.
Очкыч "РусЭйр" һава ширкәтенеке иде. Каза сәбәпләрен тикшерү башланды.