"Бердәм Русия" корылтае бертавыштан премьер-министр Владимир Путинны Русия президентлыгына намзәт итеп күрсәтте.
"Бердәм Русия" сәяси фиркаләрдән беренче булып президент сайлау кампаниясенә рәсми рәвештә кереште.
Җомга көнне Федерация шурасы президент сайлауны дүртенче мартка билгеләгән иде.
"Бердәм Русия" корылтаена төбәкләрдән барлыгы 11 меңләп вәкил җыелды. Корылтайда Путин да, президент Дмитрий Медведев та катнашты.
Путинны намзәт итеп чыгаруны 24 сентябрьдә Бердәм Русия корылтаеның беренче өлешендә Медведев тәкъдим иткән иде. Ул чакта Путин әлеге тәкъдимне кабул итүен белдерде.
Медведев үз чиратында, әгәр Путин президент булса, премьер вазифасын үз өстенә алырга ризалыгын белдерде һәм дүртенче декабрьдә үтәчәк Дума сайлавында "Бердәм Русия"нең фирка исемлегендә беренче булып теркәлде.